Нурзадә: «Көйләрең бик матур килеп чыга, әрәм булып ятма, диделәр»
- Соңгы вакытта ныклап торып үземне композитор буларак ача башладым. Яңа күп җырлар иҗат ителде. Рөстәм абый Зәкуан үсендереп, куатләндереп тора үземне. Әле менә бер кочак шигырьләрен бирде дә: "Көйләрең бик матур килеп чыга, әрәм булып ятма. Үзеңнең җырлардан гына торган бер концерт оештыр", - диде.